Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СВОда хезмәт иткән хәрби сайлауларга тормыш иптәше белән килде

«Сайлауларда катнашу – безнең гражданлык бурычыбыз», - ди ул.

Сайлауларда үз тавышын бирү өчен 15нче мәктәпкә махсус хәрби операциядә катнашкан Игорь Девяткин килде. Янында тормыш иптәше Эльза Тимерхановна.

Шәһәрдәшебез СВОга үз теләге белән контракт төзеп киткән. “Тимер” батальонында катнашкан. Хәзер “КАМАЗ-Мастер” командасында слесарь булып эшли. 

“Күңелем шулай кушты. Булдыра алганча Татарстан, илебез өчен көрәшәсем килде. Ул минем бурычым. Бүген дә сайлауларга теләп килдек. Без гел шулай тормыш иптәшем белән икәү бергә йөрибез. Сайлауларда катнашу – безнең гражданлык бурычыбыз. Ул бик зур әһәмияткә ия. Без бердәм булырга тиеш. Әлеге сайлаулардан мин стабильлек, социаль гарантияләр, эшчеләргә лаеклы хезмәт хакы, укучыларга бушлай белем алу мөмкинлеге, өлкән яшьтәгеләргә пенсияләренең артуын көтәм”, - диде Игорь Девяткин. 

Тормыш иптәше Эльза Девяткина:

"Чаллы үсә. Йорт ишегалларын тәртипкә китерәләр, йортлар төзелә. Шәһәр күзгә күренеп үзгәрә. Без ирем белән сөенәбез. Илдәге сәяси вәзгыятьне дә күзәтеп барабыз, ул хакта сөйләшәбез. Фикерләребез һәм карашларыбыз уртак. Махсус операция башлангач та, мин каршы килмәдем. Ирем 2 айлап уйланып йөрде. Миңа әйтмичә контракт төзегән. Китәргә берничә атна кала гына хәбәр итте. Мин шундый карар кылдым, ди. Бу хәлдән соң мин аны тагын да хөрмәт итә башладым. Көттем. Исән-имин кайтты", - дип сөйләде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев