Сәясәтчеләр өчен бәйге
Яңалыклар тасмасы

Сәясәтчеләр өчен бәйге

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко булачак сәясәтчеләр һәм кауннар уйлап чыгаручылар өчен яңа бәйге игълан ителүен әйтте. Ул “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасында узачак. Бәйгенең исеме “Россия лидерлары. Сәясәт” (“Лидеры России. Политика”).

Бәйге сәяси-иҗтимагый эшчәнлек белән кызыксынган һәм иҗтимагый идарә органнарына сайланырга теләгән кешеләр өчен уздырыла.
Катнашучылар 16 мартка кадәр теркәлә ала. Ике ай эчендә: марттан апрельгә кадәр – алар сайтта читтән торып бәйгенең биремнәрен үтиячәк.
Конкурс Президент Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Тулырак мәгълүмат политическиелидеры.рф сайтында урнаштырылган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев