Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

“Сәйлән” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Лилия Нурмөхәммәтовага шелтә белдерелгән

"Балаларны оешкан төстә шәһәрдән читкә чыгару тәртибе теркәлгән хокукый актлар таләпләрен үтәмәгән өчен, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе буенча, "Балалар хореографиясе мәктәбе" директоры Л.Э. Нурмөхәммәтовага шелтә белдерелде, - дип хәбәр итте шәһәрнең матбугат хезмәте. Әлеге карар "Сәйлән" балалар бию ансамблендә шөгыльләнүче кызлар белән Истамбул аэропортында булган вакыйганы тикшерү эшләрен алып...

"Балаларны оешкан төстә шәһәрдән читкә чыгару тәртибе теркәлгән хокукый актлар таләпләрен үтәмәгән өчен, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе буенча, "Балалар хореографиясе мәктәбе" директоры Л.Э. Нурмөхәммәтовага шелтә белдерелде, - дип хәбәр итте шәһәрнең матбугат хезмәте. Әлеге карар "Сәйлән" балалар бию ансамблендә шөгыльләнүче кызлар белән Истамбул аэропортында булган вакыйганы тикшерү эшләрен алып барганнан соң чыгарылды

.

Исегезгә төшерәбез: 28 июнь төнне "Сәйлән" балалар бию ансамбле, Болгариядән "Дөнья, Сәнагать һәм Диңгез" фестивалендә катнашып җиңеп кайтканда, Истамбулның "Ататөрек" аэропортында, теракт булу сәбәпле тоткарлана. Шәһәрдәшләребезне туган илгә кайтару мәсьәләсен Татарстан республикасы хөкүмәте вәкилләре һәм федераль түрәләр кайгырталар. Нәтиҗәдә, 30 июнь көнне кызлар һәм аларның укытучылары Чаллыга исән-сау кайттылар. Әлеге вакыйгадан соң, тикшерү эшләре башлана. Алар 6 июльгә кадәр алып барыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 8 июль көнне "Балалар хореографиясе мәктәбе" директоры Л.Э. Нурмөхәммәтовага шелтә белдерелү турында күрсәтмә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев