Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар авыруның эченнән гадәти булмаган әйбер алганнар

Табибларны аның исән булуына гаҗәпләнгән.

Дөньяда ниләр генә булмый. Веьетнамда  эч авыртуына зарланган пациент эченнән тере балык алганнар. 

Бу хәл күптән түгел илнең  Куангнинь провинциясендә булган. Район медицина үзәгенә эч авыртуына зарланган 34 яшьлек ирне китергәннәр. 
Пациент бик нык газапланган, ул хәтта табиблар сорауларына җавап бирә алмаган. 

Рентгтен һәм УЗИ аппараты авыруның эчендә чит нәрсә булуын, шулай ук эчәкләренең ярылуын күрсәткән.  Табиблар операция ясарга карар кылган. 

Хирурглар пациентның эченнән 30 сантиметр озынлыктагы еланбалык чыгарганнар. Балык ирнең туры эчәген зарарлаган, медицина хезмәткәрләре аның зур өлешен кисеп алганнар.  

Катлаулы  операция уңышлы узган. Тик авыру аңына килгәч тә  еланбалыкның эчәкккә ничек эләгүен аңлата алмаган. 

Медицина хезмәткәрләре балык ирнең арткы юлыннан кереп, туры эчәген кимергән һәм корсак куышлыгына эләккән дип фаразлаган. Алар балыкның тере булуына гаҗәпләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау Коточкыч хәлләр