Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Табибны кыйнаган егетләрне кулга алдылар

Аларга 18-21 яшь.

Балтач районы юлында 31 яшьлек табиб-реаниматологны кыйнауда шикләнелүче 4 егетне кулга алганнар. Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

Исегезгә төшерәбез, вакыйга 11 май Балтач районы юлында төнге сәгать 2дә була. 48 сәгатьлек сменадан соң табиб-реаниматолог Аяз Мәҗитов өенә кайтырга чыга. Юл читендә ул йөзтүбән әйләнгән машинаны күреп ала һәм туктап ярдәм итәргә тели. Әмма авариягә очраган егетләр кыйный башлый. Хәтта пистолет белән яныйлар. Монда яздык. Табибны кыйнаган мизгел аның автомобилендәге видеорегистраторга эләгә.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, табиб һәм егетләр башта талашкан, соңыннан сугыша башлаганнар. Кыйналган табиб хастаханәгә үзе барган. Дәвалану узганнан соң судмедэкспертиза уздырылачак. Аның нәтиҗәләренә карап, нинди маддә буенча җинаять эше ачылачагы хәл ителәчәк. Зыян күргән табибны адвокат Руслан Нагиев яклый.

Җинаять эше РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин күзәтчелеге астында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев