Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәгәрмәч алыштыруны ноябрьгә калдырырга киңәш итәләр

Температураның уңай аномалиясе һәм коры һава торышы көтелә.

Россиянең күпчелек төбәкләрендә октябрь климатик нормадан берничә градуска җылырак булачак, шуңа күрә машина йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчне кышкыга алыштыру мәшәкатен ноябрьгә калдырырга кирәк. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец Telegram-каналында шулай дип белдерде.

Аерым алганда, метеоролог сүзләренчә, Россиянең Үзәк өлешендә һәм Идел буенда температураның уңай аномалиясе (климатик нормадан 3-5 градуска югарырак) һәм корылык (явым-төшем кытлыгы 20-40 процент тәшкил итәчәк) көтелә – анда «иске әбиләр чуагы» фаразлана.

Белгеч ачыклык керткәнчә, көзнең икенче аеның ике декадасы дәвамында кар яву һәм кар катламы барлыкка килү фаразланмый, бары тик яңгыр рәвешендә генә явым-төшем күзәтеләчәк, ә уртача тәүлеклек температура октябрь ахыры – ноябрь башында гына +5 градустан түбәнәячәк.

«Машина йөртүчеләрнең запаста ким дигәндә тагын бер ай вакыты бар әле...» - дип сүзен төгәлләде Евгений Тишковец.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев