Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зур сәхнәгә чыгасыгыз киләме?

Таһир Якупов исемендәге бәйгедә үзегезне сынап карагыз.

Татарстанда икенче тапкыр халык җырчысы Таһир Якуповның исемен мәңгеләштерү максатыннан җыр бәйгесе оештырыла. 
Аны оештыручыларның берсе «Яшь йөрәкләр» проекты генераль продюссеры, ТР продюссерлар берлеге идарәсе әгъзасы Җәүдәт Гыйльманов редакциябездә булып әлеге чара турында сөйләде.

– Былтыр бу чара беренче тапкыр узды. 130дан артык кеше катнашты.  Җырчының туган ягы Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында узган концертта финалга чыккан җырчылар баянга 3 сәгатьлек концерт куйдылар.  Без, жюри әгъзалары аларның талантына сокландык, Гран-при бүләген бирмәскә дип карар кылган идек. Әмма Башкортостаннан килгән, 38 ел пилот булып эшләгән Әхтәм Җамалиевның җырлавына барыбыз да гашыйк булдык һәм аңа Гран-при бирдек. «Моңа кадәр  кайда җырладың», – дигән соравыма ул: «Өй подвалында», – дип җавап бирде. Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгып Гран-при  алды, аннары Уфада узган бәйгедә дә Гран-при иясе булган.  
Әйтәсе килгән сүзем шул, безнең максат Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек моңлы, табигый тавыш белән җырлаган Таһир Якуповны да оныттырмау, аның мирасын киләчәк буыннарга тапшыру. Аның репертуарындагы җырларны башкаручы халык арасыннан чыккан талантларны барлап, зур сәхнәгә чыгару. Чаллыда талантлар бик күп, катнашсыннар иде, – диде ул.

Әлеге бәйгедә 12 яшьтән башлап, теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Таһир Якупов репертуарыннан 2-3 җырны фортепьяно, баянга яисә башка музыка уен коралына кушылып җырлаган видеоны агымдагы елның 1 августына кадәр «ВКонтакте» битендә оештырылган Таһир Якупов төркеменә җибәрергә кирәк. (Белешмәләр өчен 8-904-761-6801). 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Илһам Шакиров Таһир Якупов Әлфия Авзалова