Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Таһир Салихов: «Укуымны калдырып, тавык асрый башладым»

Тавыклары гади түгел - токымлы.

Павловский, билефельдер, пушкинский, Кытай тавыклары... Хуҗалыкта җиде токымлы 70тән артык тавык. Моннан тыш, фазаннары да бар. Алары да дүрт төрле. 
Каян шундый кызыксыну яшь кенә егеттә? «Гади тавыклар ялкыта башлады. Кешеләр хәзер матурлыкка омтыла. Бакчаларында, шәхси йортларында токымлы кош-корт үстерәселәре килә», – ди Таһир. 

Әйтик, Азия кәрлә тавыклары бөтенләй йомырка салмый диярлек. Аз ашыйлар, аз эчәләр. Әмма кечкенә һәм матурлар, кыткылдаулары да үзенчәлекле. Аларны эт-песи урынына тоталар икән. Башларына бүрек кигән, йомшак каурыйлы Кытай тавыклары да популяр. Аларның итләре кара төстә, ә йомыркаларында аминокислоталар күп. Кытайда аларны ризык итеп куллансалар, бездә матурлык өчен алалар.

20 яшьлек Таһир Салиховның бизнесы турында тулырак «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев