Тайландта Россия туристы комага киткән
Хәзер гаилә өйләренә кайта алмый.
Россия туристы Тайландта йоклаган вакытта караваттан егылып төшеп, комага киткән. Аны хастаханәгә салып дәвалаганнар, әмма җибәрмиләр. Дәвалау өчен тулысынча түләргә кирәк.
Виолетта Кемеровдан. Ире белән акча җыеп Пхукетта ял иткәннәр. Әмма күңелле ял аянычлы тәмамланган. Кайтырга ике көн калгач хатын караваттан егылып төшә. Ире аны караватына күтәреп сала, әмма иртән уята алмый.
Табиблар хатынның баш мие зарарлануын ачыклыйлар. Маch каналы хәбәр итүенчә, хәзер хатынның хәле яхшы. Тик дәваланган өчен акча түләмичә, хастаханәдән чыгармыйлар. Ә гаиләнең дәвалану һәм хастанәдә яткан өчен түләргә акчалары җитми. Ир-ат инглиз телен белмәү сәбәпле, интернетны да куллана алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев