Талпаннан зыян күрүчеләр кимеде
Яңа күрсәткечләр.
Чаллыда 207 кеше талпаннан зыян күргән. Әлеге күрсәткечләр 21 марттан алып бүгенге көнгә кадәр. Узган ел шул ук вакыт аралыгында талпан 334 кешегә кадалган иде. Зыян күрүчеләр саны 1,6 тапкырга кимегән.
«Чаллы территориясендә 70 кеше зыян күрсә, Тукай районыннан 90 кеше, республиканың 12 районнарыннан 47 кеше талпан эләктергән. Бакчачылык ширкәтләрендә дә зыян күрүчеләр саны күп. Анда талпан 81 кешегә кадалган. Урманда 52 кеше, шәхси хуҗалыкларда 24 һәм кырда 21 кеше талпаннан зыян күргән», – дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең эксперт-белгече Ромил Аксаков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев