Тәмәке башына җитте
Күпфатирлы йортта янгын чыкты.
Янгын 29/18 йортының икенче катында чыга. 16 кв. метр бүлмәне ут тиз арада чолгап ала. Янгын сүндерүчеләр сулыш битлекләре ярдәмендә бинадан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган ике кешене коткара. 15 кеше үзләре эвакуацияләнә. 44 яшьлек ир-ат вафат. МЧС хезмәткәрләре аның гәүдәсенә янгын сүндергәндә тап була. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче.
Татарстан буенча РФ МЧС фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев