Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган блогер аяксыз калган Фаяз бабайга заманча инвалид коляскасы бүләк итте

«Фаяз бабайда бер мәлгә үземне күрдем», - ди Рөстәм Нәбиев.

Танылган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев Түбән Камага килде. Биредә ул 85 яшьлек Фаяз Кашаповка электр приводлы инвалид коляскасы бүләк итте. Фаяз абый 1 ел элек коронавирус нәтиҗәсендә бер аягын югалткан. Аның язмышы турында без монда язып чыктык. 

Рөстәм Нәбиев аны Альбина Исмаева төшергән видеодан күреп алган һәм кичектермичә ярдәм итәргә булган.

- Бабай шундый якын кебек тоелды, нәрсә беләндер Фаяз бабай үземнең бабама ошаган иде. Аннары шунысы бар: аңа карап, олыгайган үземне күрдем. Минем дә Фаяз бабай кебек җор телле, оптимист, шат күңелле булып каласы килә, - дип сөйләде безгә Рөстәм Нәбиев. 

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев белән очрашуга йөзләгән кеше килде. Күбесе сораулар яудырды, фотога төштеләр. Әлеге очрашу турында тулы материалны "Шәһри Чаллы" газетасының киләсе саннарыннан укыгыз.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия физик мөмкинлекләре чикле