Танылган композитор  җитди операциягә әзерләнә
Яңалыклар тасмасы

Танылган композитор җитди операциягә әзерләнә

Ни булган?

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закировның йөрәгенә янә операция ясыйлар. 

«Учак» клубының чираттагы утырышында: «Илгизебезнең йөрәгенә куелган аппаратны алыштыру вакыты җитте. Әлегә өендә сакланып кына тора. Концертларда чыгыш ясамый. Аллаһы боерса, барсы да яхшы булыр, ул үзенең моңнары белән безне озак еллар сөендереп яшәр», – дигән иде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. 

Композиторның кызы Гөлназ да әлеге хәбәрнең дөреслеген раслады,   әтисенең планлы операциягә әзерләнүен әйтте. 
 


шоу бизнес артитслар

Нет комментариев