Танылган көрәшче Эльдар Хәмитов гаиләсендә сөенечле вакыйга
Аның икенче баласы туды.
Чаллының танылган көрәшчесе, Сабантуйларның абсолют батыры Эльдар Хәмитовның кызы туды. Бу алар гаиләсендә икенче бала, 4 яшьлек Тамерлан абый булды.
Сабыйга Саида дип исем биргәннәр. Гарәп теленнән ул «бәхетле», «уңышлы», «иминлек» дигән мәгънәне белдерә.
Эльдар Хәмитов «Витязь» спорт мәктәбендә милли көрәш белән шөгыльләнә. Булачак хатыны Наилә белән дә шунда танышкан. Наилә теннис белән шөгыльләнә торган була.
Фото Эльдар Хәмитовтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев