Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган журналист Казанда Чаллы мәдәнияте көне турында

Нәсимә Садыйк Г. Камал театрында үткән концерт турында тәнкыйть сүзләре дә ишеткән.

Сүрия ханым Усманова телефоннан хәбәр бирде: "Бүген кич Камал театрында Чаллы шәһәренең зур бәйрәме була, килми калма. Син ул бәйрәмдә булырлык, лаеклы кеше. Чаллыдан торып бөтен Татарстан өчен дип, татар балалары газетасы" Көмеш кыңгырау "ны чыгардың, шаулап-гөрләп Чаллы данын тараттың!" - дип. Бер генә кеше шулай уйласа да, бик җиткән! - дип сөендем бу сүзләргә! Әле Сүрия ханым минем урта мәктәпне тәмамлагач та, 1970нче елның октябрендә, нәкъ 18 яшем тулган көннәрдә комсомол путёвкасы белән Камаз төзелешенә килеп, өч ел штукатур-буяучы булып эшләп йөрүемне белми. Университетның көндезге бүлегенә мин "картаеп" беткәч, 21 яшемдә генә укырга кердем... "Камаз"ның беренче төзүчеләре исемлегендә мин бар икән! Шуны белеп үзем дә шаккаттым! Чөнки 2010 елда "Энергетик" мәдәният сараенда "беренчеләр" дип саналганнарны җыеп олы чара үткәрделәр, концерт куйдылар, бүләкләр өләштеләр... Безнең буяучылар бригадасыннан да берничә кешене таныдым... Чаллыны яшьлегем шәһәре, язмышым шәһәре дип атарлык икән шул инде!

... Сүрия ханым белән дә бер елларда шәһәр хакимияте залларында, коридорларында еш кына очраша идек. Ул хакимияттә гаилә, хатын-кызлар, балалар проблемалары бүлеген җитәкләде. Ә мин ул вакытта "Шәһри Чаллы" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли идем. Таныш идек. Хәер, шәһәр тормышында бик актив катнашкан бу ханымны Чаллыда да, республика күләмендә дә белмәгәннәр бик аздыр!

... Сүрия ханым миңа һәм Чаллы хакимиятендә бергә эшләгән Мәрхәбә Фәйзиевнага бик яхшы җирдән-беренче рәттән урын алып куйган булып чыкты. Яхшы күренә, яхшы ишетелә торган урын дип сөенештек. Үзебезнекеләрне бик күрәсе, бик ишетәсе килде шул!

"Чаллы шәһәренең мәдәният көне" дип аталган бу чарада Казан каласының мәртәбәле залларыннан саналган Камал театры шыгрым тулы иде! Татарстанда һәр шәһәр, һәр район үзәге менә шулай үз "мәдәни көне"н, үзендәге тормышның мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтә. Чаллыга-республикабызда Казаннан гына калышкан икенче зур шәһәргә бу җәһәттән бик кыен! Ничек иң-иңнәрен генә сайлап күрсәтеп бетерәсе?! Бигрәк күп бит "иң-иңнәр"!

... Плащны алып киенеп торганда тагы бер әйбәт танышны очраттым. Үзем белән бер чорда Чаллыда эшләүче, хәзер ул да Казанда яши. Фикер алышабыз:
- Миңа калса Гөлзадә ханым Рзаеваның тавышы ишетелмәде. Шул җитеп бетмәде....
- Биюләр күбрәк булды, әйеме?!
- Татарча гына аерым оештырсыннар иде. - Урысча аерым булсын иде! -
- Чаллы шагыйрьләре Камал сәхнәсендә аерым кичә оештырсыннар иде! 
- Айрат Суфиянов үзе генә дә кичә ясый ала!
- "День культуры" дигәннәре һаман да шул русча гына язылган! Күрдеңме?!
- Күпме сөйлиләр ике телдә дә язылырга тиеш, диеп! Төкереп тә бирмиләр!
- Театр яшьләре куйган күренеш, татарча җыр-биюләр дә булды инде... Ярый бит! - Бөтенләй дә булмаса - сәвсим барып чыгу булыр иде инде...
... Менә шундый фикер алышу булды безнең арада.
Ә болай халыкка ошады! Бию коллективларының кәстүмнәре бик матур иде! Яшьләр күп коллективларда. Балалар! Яшьлек көче ташып торган тамаша күңелләрне яулап ала инде ул!

Нәсимә Садыйк фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев