Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрбиягә алган егеткә кияүгә чыккан Айсылу васыятнамә язды

Ул бар милкен яшь иренә васыять итте.

Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ренат Мингалимның кызы, 53 яшьлек Айсылу Чижевская тәрбиягә алган егеткә кияүгә чыгып республика халкын шаккаттырган иде.

Ул Казанның Идел буе районы балалар йортында педагог-музыкаль җитәкче булып эшләгәндә Данииль белән таныша. Бу 8 ел элек була. Музыкаль инструмент артында көй чыгарган егеткә соклана.  Шул вакыттан башлап аларны иҗат берләштерә. Вокал белән шөгыльләнәләр. Уникаль тавышлы егет  конкурсларда-фестивальләрдә катнашып җиңү яулый.  

"Без бер-беребезгә ияләштек, дуэт буларак чыгышлар ясый башладык. 2 елдан ул миңа: «Минем әни буласыгыз килмиме?» – диде. Әлбәттә, тели идем. Мин аны 14 яшендә гаиләгә алдым", - ди "Интертат"ка Айсылу ханым.

Аннары алар арасындагы дуслык мәхәббәткә әйләнә. Күптән түгел 22 яшьлек Данииль белән 53 яшьлек Айсылу ЗАГСта язылыштылар. Аларны күпләр гаепләде, әмма яшь гаилә үзләрен бәхетле саный. Бүген алар моны "Россия -1" каналындагы турыдан-туры эфирда тагын бер кат әйттеләр.

Студиягә килгән күренекле җырчы Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана ханым да туганы Айсылуның яшь егеткә кияүгә чыгуын хуплады.

Айсылуның дусты, журналист  Искәндәр Сиражи исә: "Айсылуның кешеләрне җәлли торган гадәте бар. Мин бу никахка элек тә каршы идем, хәзер дә каршы. Бу егет аны файдаланачак һәм ташлап китәчәк", - дип борчыла.

Айсылу яшь ирен яратуын әйтте. Ул студиядә үзенең күчемсез һәм күчемсез булмаган бар милкен Даниильгә васыять итеп, васыятьнамә язды.

Айсылуның көллияттә укый торган Солтан исемле улы бар.

Өйләнешер алдыннан Данииль Айсылу белән әбисенең каберенә барып, никахларын теркәргә җыенуларын әйткән. "Икенче юлы синең янга оныкчыгың белән килербез",- диде ул видеоязмада.

Әлеге гаиләгә күренекле җырчы Азиза да бәхет теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: никах Айсылу Чижевская-Мингалим Уллыка алган Васыять Азиза Искәндәр Сиражи