Ташламалы ипотека 2022 ел ахырына кадәр озайтылды
Яңалыклар тасмасы

Ташламалы ипотека 2022 ел ахырына кадәр озайтылды

Дәүләт башлыгы белдерүенчә, мондый карар кабул итү акча-кредит сәясәтенең йомшаруы һәм Россия банкының төп ставканы 14 процентка калдыруы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

«Май аеннан 9 процентлы ставка буенча ташламалы ипотека алырга мөмкин. Фатирлы булырга, торак шартларын яхшыртырга ниятләүчеләр өчен бу бик кулай булачак», – дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин икътисадый мәсьәләләр буенча үткән махсус киңәшмәдә.
Әлеге мөмкинлек 2022 ел ахырына кадәр сакланачак. "Ул торак алучылар белән беррәттән,  төзелеш тармагы өчен дә отышлы булачак", - ди белгечләр. 
Дәүләт башлыгы белдерүенчә, мондый карар кабул итү  акча-кредит сәясәтенең йомшаруы һәм Россия банкының төп ставканы 14 процентка калдыруы нәтиҗәсендә мөмкин булды.  

 


ипотека төзелеш фатир йорт

Нет комментариев