Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ташландык баланы тәрбиягә алган Чаллы хатыны, сабыйны кире кайтаруларын сорап, «Пусть говорят» тапшыруына барган

Чаллыда яшәүче Юлия Снегур Беренче каналда “Пусть говорят” программасы тапшыруының (3 марттагы чыгарылышы) төп героена әйләнде.

Омск өлкәсеннән Инна Свекольникова дигән хатын-кызның күкрәк баласын ышанычнамә буенча тәрбиягә алган ул. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүче күп балалы ана бәләкәч Софияне өч яшькә кадәр үстергән. Шуннан соң кызчыкның Татьяна исемле әбисе офыкта пәйда булган. Пенсионер ханым Юлияны бала урлауда гаепләп, оныгын аннан тартып алган. Менә хәзер Юлия сабый өчен федераль дәрәҗәдә көрәшкә “чыккан”.

Юлия, тезләнеп, студиядә утыручылардан кызчыкны үзенә кире кайтаруда ярдәм итүләрен сорады. Тапшыруны төшергәндә, оныгы өч ел дәвамында чит гаиләдә тәрбияләнгән чагында, Татьяна әбинең кызы Инна белән бернинди дә элемтәгә кермәве ачыкланган. Шул ук вакытта әби балага пособиене айныкын-айга алып барган. Сүз уңаеннан, Татьяна Свекольникованың Иннаның үз әнисе булып тормавын (Инна – тәрбиягә алынган кыз) да әйтеп үтәргә кирәк.

Юлия аналы-кызлы Свекольниковаларның сабыйны Казандагы бер гаиләгә сатып җибәрү ниятеннән үзеннән тартып алуларын белдерде. Әби исә Снегурны, яла ягучы дип мыскыллап, имештер, балага кул да күтәргәнлеген әйтте. Тапшыру редакторлары, аның сүзләрен җөпләгәндәй итеп, Татьяна Свекольникованың София белән бергә төшереп алган видеосын күрсәтте: анда ул, янәсе, Юлиянең баланы ашарга сораган өчен кыйнавы турында сөйли. Снегур боларның барысын да, шулай ук сабыйның хәзер әбисен, янәсе, әни дип йөртүен дә күз яшьләренә буылып тыңлады.

Студиядәге экспертларның фикере бер булды: Чаллының опека органнары, сабыйны Юлиядән тартып алуга юл куеп, законсыз гамәл кылганнар! Әмма Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, телекүпер аша ясаган чыгышында, килеп туган бу хәлдә Снегур гаепле, диде. Шул рәвешле чиновник опека бүлеге хезмәткәрләрен (тикшерүчеләр аларга инде “Эшкә салкын карау” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан) акларга маташты. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүче Агина Алтынбаеваның (баласын машина руленә утыртып даны чыккан ханым) үтә дә хисле чыгышы студиягә җыелган халыкны тетрәндерде. Ул чын мәгънәсендә Татьянага ябырылды. Пенсионер әби, үзенә карата шундый көчле һөҗүмнән югалып калып, хәтта тотлыга ук башлады.

 

 

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев