Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татар сүзе» халыкара телевизион бәйге игълан ителде

Яшь ягыннан чикләүләр юк.

Татарстанда "Татар сүзе" халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе игълан ителде. Конкурста катнашырга теләүчеләр татар телендә яки үз туган телендә (чуваш, мари, мордва, удмурт) сәнгатьле итеп сөйләнгән әсәрне ("шигърият" яки "Проза") видеога төшереп, гариза белән бергә tatarsuze2024@yandex.ru электрон адресына яисә “Яндекс форма” https://shayantv.ru/tatarsuze_anketa тутырып җибәрергә тиеш. 

Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләре һәм номинацияләрдә бәяләнә:

- 7 яшькә кадәр (7 яшьне дә кертеп);
- 8-13 яшь (8 һәм 13 яшьне дә кертеп);
- 14-17 яшь (14 һәм 17 яшьне дә кертеп)
- 18 яшь һәм өлкәнрәкләр;
- үзе язган шигырьләрне сөйләүчеләр – 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар;
- иҗади гаилә;
- профессионаллар*;
- махсус номинация ("Туган тел" номинациясе)**;

* Профессионаллар (профессиональ башкаручылар) булып атказанган, халык артистлары, шулай ук театр, кино, концерт оешмалары артистлары, дикторлар, нәфис сүз осталары, театраль уку йорты укытучылары һ.б. санала.

**Махсус номинациядә ("Туган тел" номинациясе) чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен яисә үзе язган шигырьне үз туган телләрендә сөйли.

Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Гаризага әсәрнең тәрҗемәсен дә беркетергә мөмкин. Гаризала 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев