Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татар теле укытучыларына 115 мең сум

Моның өчен нишләргә кирәк?

Татарстанда туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм форматын үзгәртәләр. Хәзер грантлар урынына аларга профильле олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен акчалата түләүләр бирелә башлый. 
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, ТР Министрлар Кабинеты проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР Хөкүмәтенең тиешле карар проектын әлеге ярдәм чарасының механизмын үзгәртү карарыннан соң эшләделәр. Әлеге тәкъдимне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның 3 февралендә раслаган иде. 
Үзгәрешләрнең асылы – грант системасыннан турыдан-туры түләүләргә күчү. Шул ук вакытта программа эчтәлеге үзгәрми: укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында яки татар теле буенча халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар акчалата бүләккә ия булачак. 
Түләүләр конкурс нигезендә бүленәчәк. Пособие күләме 115 мең сум тәшкил итәчәк, ул ел 13 педагогка биреләчәк. 
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф укытучы