Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Татар теленнән ОГЭ тапшырырга теләүчеләр арткан

Чаллыда быел 6,5 меңнән артык 9 сыйныф укучысы төп дәүләт имтиханы тапшырачак.

9 сыйныфны тәмамлаучылар төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) 21 майдан тапшыра башлый. Беренче имтихан инглиз теленнән булачак. Аны 632 бала сайлаган. 4 укучы француз теленнән бирәчәк. Татар теленнән тапшырырга теләүчеләр ике тапкырга арткан. Узган ел 322 бала тапшырса, быел – 674 укучы. 

26 майда укучылар биология, җәмгыять белеменнән, 29 майда – химия, физика, география, тарихтан тапшырачак. 3 июньдә – рус теленнән, 9 июньдә математикадан бирәчәкләр. 6 июньдә – информатика, география, 16 июньдә биология, физика, рус әдәбияты, компьютер буенча дәүләт имтиханнары узачак. 

Укучылар арасында иң популяр предметларның берсе – информатика. Аннан ОГЭ 3673 укучы тапшырырга планлаштыра. Икенче урында география. Әлеге фәнне 2881 бала сайлаган. Өчен урында җәмгыять белеме – 2524 укучы имтихан тапшырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев