Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре төп кубокка ия булды

Алар Россия һәм «Автодор кубогы»на ярышларда катнашты.

15-17 декабрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Россия һәм «Автодор кубогы»на көрәш ярышлары узды. Анда илнең 35 төбәгеннән 350дән артык спортчы бил алышты. Мәртәбәле спорт чарасында Чаллы көрәшчеләре дә катнашты.  

«Автодор» дәүләт компаниясе кубогына көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады. Ул спортчыларны һәм җанатарларны сәламләде, аларга җиңүләр теләде. Чарада «Автодор» рәисе Вячеслав Петушенко, Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм башка мактаулы кунаклар да бар иде. Вячеслав Петушенко «Автодор Кубогын» Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

Ярышларга килгәндә, Чаллы спортчылары бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. 130 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә Рәнис Гыйләҗетдинов, 130 килограмм авырлыкта Радик Сәлахов, 80 килограммлы көрәшчеләр арасында Данил Хәйриев беренче урын яуладылар. 100 килограмм авырлыкта Илнар Галимов, 90 килограмм үлчәү категориясендә Ренат Шәйхетдинов икенче урынны алдылар. 100 килограммлы үлчәү категориясендә өченче урынга Азат Габдрәшитов лаек булды. 

 

Россия Кубогына көрәштә призлы урыннар алучылар «Автодор Кубогы»на ярышларда да катнашты. Биредә спортчылар командалап көч сынашты. Татарстан Санкт-Петербург көрәшчеләре белән бил алышты. Нәтиҗәдә 7:3 исәбе белән республикабыз спортчылары җиңү яулады һәм төп кубокка ия булды. 

Грек-рим көрәше буенча да ярышлар үткәрелде. Финалда Мәскәүдән һәм Башкортостаннан ике команда очрашты. Безнең Татарстан командасы, кызганыч, призлы урын ала алмады, ди тренер Илнур Хәйбуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев