Бу хакта Чаллыда укытучыларның август киңәшмәсендә әйтте.
Чаллыда бүгенге көндә 753 бала гаилә мәктәбендә укый. Бу узган ел белән чагыштырганда 19 кешегә кимрәк. Татарстанда исә 5000нән артык бала дәүләт мәгариф учреждениесендә укымый.
Бу хакта автоградта узган укытучыларның август киңәшмәснедә ТР Мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«5-9 сыйныф укучылары арасында гаилә мәктәпләренә китүчеләр артты, башлангычы сыйныйларда алар азрак. Әмма бу безне тынычландырырга тиеш түгел. Мәктәп социализация өчен кирәк. Мәктәптән бала китте һәм без аның өчен җавап бирмибез дип уйларга кирәкми. Мин бу мәсьәләне хәл итүдә сезнең ярдәмне сорыйм», – диде министр укытучыларга.
Фото хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынды.
Нет комментариев