Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты "Изге Болгар җыены" бәйрәмен тантаналы ачуда катнашты

Болгар ислам академиясе дини тәгълиматчылар үзәге булырга тиеш. Болай булачагына шик юк, моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Изге Болгар җыенында белдерде.

Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татартсан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка мәртәбәле дәүләт эшлеклеләре һәм кунаклар катнаша.

Республика җитәкчесе бәйрәмгә җыелып килгән өчен һәркемгә рәхмәтен җиткерде. "922 елда безнең бабаларыбыз Ислам динен хөкүмәт дине итеп кабул иткән. Шушы җирлекне хәзер күтәрәбез. Әле "Кол Гали" кунакханәсен карап кайттык. Анда бик матур төзелеш эшләре бара. Быел тәмамлап булмасмы икән, дип уйлыйбыз. Бер ел элек Болгар ислам академиясенә нигез салынды. Бүген ничек итеп 1 сентябрьдә эшен башлап җибәрү тутында сөйләштек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, безнең бабаларыбыз шушы җирне, динне сайлаган икән, без традиция, гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Соңгы елларда "Яңарыш " фонды ярдәмендә саллы эш башкарылды. "Бу - Татарстанның теләсә кемне чакыра алырлык искиткеч җиренә әверелде. Иң мөһиме - бу эшләр барысы да ихлас күңелдән алып барыла, - дип, ул Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдерде һәм аңа мөрәҗәгать итеп: "Сез монда, бу процессның нигезендә торасыз", - диде.

Р.Миңнеханов зур акчалар керткән иганәчеләргә, Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтен җиткерде. "Ислам академиясен булдыру идеясе тугач, ул аны гел контрольдә тотты. Очрашкач, мин аңа бу процесс ничек барганын сөйләдем. Ул илдә ислам икенче дин булуын, тынычлык һәм татулыкның әһәмиятен аңлый", - диде."Бүген бездә кунакта чит илләрдән, Кавказ, Кырымнан вәкилләр бар. Бүген без бу эшне ничек итеп калыплашкан төстә оештыру турында сөйләштек. Бу дини тәгълиматчылар үзәге булырга тиеш. Бөтен шартлар тудырылган, шик юк. Болгар туристлык ягыннан бик кызыклы. Кунакларга да күрсәтәбез. Мин барлык кешегә рәхмәтемне җиткерәм. Елдан-ел бирегә килергә тиешбез. Киләчәктә дә күрергә насыйп булсын", - диде Президент.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев