Татарстан прокуроры Чаллы халкын кабул итә
Алдан язылырга кирәк.
24 сентябрьдә Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская Камаарьягы шәһәр, районнар халкын кабул итә.
Аларга Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мамадыш, Алабуга, Зәй районнары кешеләре үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала.
Кабул итү Түбән Кама прокуратурасы бинасында була. Адресы: Студентлар урамы, 7.
Кабул итү сәгать 10да башлана.
8 (8555) 39-23-53; (8555) 47-03-29 телефоннары буенча алдан язылырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев