Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Рәисе Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы белән очрашты

Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Бәйсез Профсоюзлар Федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты.  Очрашуда яклар төбәктә профсоюз хәрәкәтен үстерү, профсоюзлар белән хезмәттәшлек итү, остазлык институтын ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

«Без Россия һәм Татарстан профсоюз федерацияләренең республика икътисадын үстерүгә керткән өлешен югары бәялибез», – дип белдерде ТР Рәисе.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, махсус хәрби операция шартларында Татарстан профсоюз хәрәкәте хәрбиләргә, предприятие һәм оешмаларның мобилизацияләнгән хезмәткәрләренә, аларның гаилә әгъзаларына, яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүдә актив катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез профсоюзлар  әгъзаларын оешуның 35 еллыгы һәм Россия профсоюз хәрәкәтенең 120 еллыгы белән котлады.

Очрашуда Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профсоюзлар ТР Рәисе