Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Рәисе Россия финанс министры белән очрашты

Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия финанс министры Антон Силуанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында республика җитәкчесенең эш кабинетында узды. 
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Яклар 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәктә икътисади күрсәткечләргә ирешү, гомумән икътисадны алга таба үстерү, барлык бюджет йөкләмәләрен үтәү, шулай ук Татарстан территориясендә илкүләм проектлар гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
РФ финанс министры Казанга Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының 2025 елда үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында уртак коллегиясендә катнашу өчен килде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе ФР ФИНАНС министры