Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстан сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасарлары билгеләнде

Бу хакта «Татар информ» хәбәр итте.

Моңарчы министрның беренче урынбасары урынына Елена Демьянова билгеләнде. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасарлары итеп Илнур Сибгатов һәм Андрей Ефремов куелды.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсен Илназ Әхмәдиев җитәкләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 8 октябрьдә ТР сәламәтлек саклау министры вазыйфасына ведомство башлыгының элеккеге беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә республика сәламәтлек саклау министрлыгында кадрлар алмашынулары башланды. Республика клиник хастаханәсенең һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табиблары билгеләнде. Өч министр урынбасары алышынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министрлык Сәламәтлек саклау чир Урынбасарлар