Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Яңалыклар тасмасы

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Бүген Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда яшен булуы ихтимал. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил булачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Шимбә, 11 июньдә, төнлә дә, көндез дә, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Татарстанда тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +9...+14 градус, Казанда +12...+14 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә +20...+25 градуска кадәр җылыначак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев