Татарстан яшьләрен «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе»нә чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Татарстан яшьләрен «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе»нә чакыралар

Мәктәптә татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру.

Блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре белемнәрен ныгыта ала. 9-15 декабрь көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Чараны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра, дип хәбәр итә «Идел» журналы.

Чараның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру.

Мәктәптә татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре белемнәрен ныгыта ала.

Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырыла.

Мәктәптә катнашу өчен гаризаны тутыру сорала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев