Татарстанда 1,5 яшьлек бала бакчада су салынган савытта батып үлгән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 1,5 яшьлек бала бакчада су салынган савытта батып үлгән

Татарстанның Нурлат районы авылларының берсендә бер ел ярымлык малайның гәүдәсе йорт ишегалдында кулдан ясалган су сибү савытында табылган, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, хатын-кыз ике кечкенә улы белән туганнарында кунакта булган. Өлкәннәр өйдә булганда, балалар бакчада уйнаган.

Әни кеше балалары янына чыкканда, су салынган савытта кече улының гәүдәсен таба. Бу факт буенча "саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

ТНВ

Фото: ТР Тикшерү комитеты

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев