Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда автобуслар һәм йөк машиналарын зур юлларга чыгармыйлар

Сәбәбе һава торышы белән бәйле.

Татарстанда һава торышы кинәт үзгәрү сәбәпле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы куела. Шуңа күрә 20 ноябрьдә 21.30 сәгатьтән федераль автомобиль юлларында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә (М5, М12 федераль трассаларыннан тыш). Чикләүләр һава торышы яхшырганчы булачак.

Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне ерак юлларга чыкмаска чакыра. Юлда гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, 8 (843) 5333888 (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең дежур часте), 8 (843) 2919191 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте) телефоннары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев