Татарстанда бәйрәм чараларына якынча 144 мең кеше килгән
«Татар-информ» хәбәр итте.
Яңа ел төнендә Татарстанда яшәүчеләрнең һәм республика кунакларының иминлеген Росгвардиянең ике йөзгә якын хезмәткәре һәм хәрбие тәэмин итте. Җәмәгать тәртибен саклауга Казанның махсус моторлаштырылган полкы хәрбиләре, ОМОН сугышчылары һәм Росгвардия территориаль идарәсенең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре җәлеп ителде. Алар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә эшләде.
Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада бәйрәм чараларына 144 меңгә якын кеше килгән. Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янындагы чыршы шәһәрчеге гадәттәгечә Яңа елны каршылауның иң популяр урыны булды, анда 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 67 меңнән артык кеше һәм шәһәр кунаклары килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев