Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бер атна эчендә ковид пневмонияләре саны 10 процентка арткан

«Алда – кискен вирус инфекцияләре сезоны, димәк, авыру йоктыручылар артачак дигән сүз, - дип искәртә белгечләр.

Коронавирус инфекциясен йоктырган татарстанлыларда әлеге авыру еш кына пневмония рәвешен ала. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Узган атнада коронавирусның 51 очрагы теркәлгән. 2023 ел башыннан алып Татарстан халкына коронавирус диагнозы 13 603 тапкыр куелган, пандемия чорында 207 меңгә якын очрак теркәлгән.

«Алда – кискен вирус инфекцияләре сезоны, димәк, авыру йоктыручылар артачак дигән сүз. Без инде яңа коронавирус инфекциясе структурасында үзгәрешләр күрәбез. Әгәр элегрәк коронавирус очракларының 98 процентка якыны симптомнарсыз яки ОРВИ тибы буенча узуы хакында сөйләсәк, соңгы атнада пневмонияләр өлешенең артуын күрергә мөмкин. л узган атнада 12 процент тәшкил итте, ә моннан алдагы атнада 2 процент кына иде», - дип искәртте Любовь Авдонина.

Санитар табиб татарстанлыларга җәмәгать урыннарында битлек кияргә һәм авыру йоктырудан саклану өчен антисептиклар кулланырга киңәш итте.

Билгеләп үтелгәнчә, коронавирусның Татарстанда бары тик омикрон штаммы гына таралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус