Татарстанда бер трассаны ике айга ябачаклар
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бер трассаны ике айга ябачаклар

Вакытлыча уңайсызлыклар юл салу эшләре белән бәйле.

Татарстанда Яңа Чишмә - Шереметьевка - Кармалы автоюлы участоклары йөк автомобильләре өчен 6 марттан 10 майга кадәр ябылачак. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство вәкилләре аңлатканча, вакытлыча уңайсызлыклар юл яңарту эшләре белән бәйле.

Йөк машиналарын йөртүчеләргә Азеев - Чирмешән - Шентал һәм Р239 Казан - Оренбург - Акбулак автоюлы буенча узарга тәкъдим ителә.


юл ремонт

Нет комментариев