Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бик куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган: өч кеше вафат

7 апрельдә Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Казан юлында ике машина бәрелешүдән өч кешенең гомере өзелгән.

Йошкар-Ола - Яшел Үзән - Казан трассасының 115нче километрында Hyundai машина йөртүчесе юл читендә туктап торган "Лада Гранта" автомобилен бәрдерә, шуннан соң юл билгесенә килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Hyundai йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук "Лада Гранта" йөртүчесе һәлакәт урынында вафат була.

Фаҗига 21:05 сәгатьтә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Hyundai” (рулендә 1990 елгы ир-ат булган) икенче полосага чыкканда, юл кырыендагы машинага килеп бәрелгән, дип языла Яшел Үзән Онлайн телеграм-каналында. 

Вафат булучыларның берсе - Яшел Үзән районы башлыгының ярдәмчесе Дамир Низамов була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев