Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар 44 процентка артты

Сәбәбе нидә?

10–16 ноябрьдә Татарстанда 8982 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән. Бу узган атнага караганда  44 процентка артык. Ләкин эпидемиологик чиктән 35 процентка ким. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе  хәбәр итә.

Иң күп авыручылар -  7–14 яшьлек мәктәп укучылары. Бу категориядәге чирлеләр 85 процентка арткан. Моның сәбәбе – һава температурасының түбәнәюе һәм каникулның тәмамлануы.

Белгечләр әйтүенчә, әлегә ОРВИ вируслары өстенлек итә.

Гриппка һәм йогышлы респиратур авыруларга каршы иң нәтиҗәле чара вакцина. Республикада 1,8 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу - Татарстанда яшәүчеләрнең якынча  49 проценты дигән сүз.

Атна дәвамында коронавирусның 109 яңа очрагы ачыкланган. Бу узган атнадагы күрсәткеч белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк.

Балалар ешрак авырый, чөнки аларның иммунитеты әле формалашып кына килә. Вируслар  мәктәп һәм бакчаларда җиңел тарала.

Белгечләр республика халкына 

гигиена чараларын үтәргә, кулларны ешрак юарга; сәламәт яшәү рәвеше алып барырга; 

гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина грипп орви Сәламәтлек саклау чир