Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар кимегән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар кимегән

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итте.


Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны тотрыклы дәрәҗәдә саклана. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Узган атнада республикада 12 114 ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Бу алдагы  атнадагы күрсәткечтән азрак һәм эпидемиологик чиктән  45,7 процентка түбәнрәк.
Ел башыннан гриппның активлыгы кими. Узган атнада барлык вируслы инфекцияләр арасында грипп 17 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта республикада гриппоз булмаган этиологияле вируслар белән авыручылар саны сезонлы югары дәрәҗәдә. Бу язгы сезонга хас күренеш, дип аңлаттылар Роспотребнадзорда.
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек ОРВИ грипп

Нет комментариев