Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайчан җылыта?

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары.

26 апрель көнне Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы + 18..+23 градусны күрсәтә, төнлә +9 булачак. 

27 апрельдә җылыта. Синоптиклар рекорд температура турында сөйли. +30 градуска кадәр җылытачак, ди. Әмма кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы да ихтимал.  

Якшәмбе, 28 апрельдә, республикада тагын салкынайта. Урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк. Көндез +17..+22, төнлә +12..+17 булачак. 

29 апрельдә температура сизелерлек төшәчәк. Көндез +13..+18 градустан да югары булмаячак. Явым-төшемнәр көтелми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев