Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен 15 миллиард сум акча тотылган
Бу – еллык планның 27,8 проценты.
Республиканың Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, иң күп акча «Гаилә» (6,2 миллиард сум – 35%), «Яшәү өчен инфраструктура» (3,3 миллиард сум – 17%), «Яшьләр һәм балалар» (2,4 миллиард сум – 32%), «Пилотсыз авиация системалары» (2 миллиард сум – 100%) илкүләм проектларына тотылган.
11 илкүләм проектка 53,8 миллиард сум каралган.
Аның 28,8 миллиард сумы – федераль, 25 миллиард сумы – республика казнасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев