Татарстанда ипотека кредитына ихтыяҗ арткан
Мәгълүматлар октябрь ае өчен.
Татарстанда октябрьдә рәсмиләштерелгән ипотека кредитлары күләме 18,35 миллиард сум тәшкил иткән. Бу агымдагы елның сентябрь ае белән чагыштырганда 31 процентка күбрәк. Килешүләр саны 27 процентка артып, 3,99 меңгә җиткән.
Әлеге мәгълүматлар Берләштерелгән кредит бюросының яңартылган статистикасыннан билгеле булды.
Республикада ипотека кредитының уртача күләме 4,59 миллион сумга кадәр арткан, ә кредит алуның уртача вакыты 276 ай тәшкил иткән.
Гомумән Россиядә банклар октябрьдә барлыгы 468 миллиард сумлык 105,64 мең ипотека биргән. Узган ел белән чагыштырганда рәсмиләштерелгән кредитлар саны 23 процентка, ә күләме 37 процентка арткан.
Октябрьдә иң зур күләмдә ипотека кредитлары бирелгән төбәкләр бишлегенә Мәскәү (59,92 миллиард сум), Мәскәү өлкәсе (39,87 миллиард сум) һәм Санкт-Петербург (29,84 миллиард сум) кергән. Татарстан актив үсеш күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев