Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда контрактникларга бирелә торган түләү күләме арттырылды

«Татар информ» хәбәр итте.

 



 

 

Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләгән гражданнарга түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды. Бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.

Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Мондый түләүләргә махсус операция зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр генә түгел, ә пилотсыз система гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзегән гражданнар да, шулай ук Африка корпусы хәрбиләре дә дәгъва итә ала. Контрактникларның барлык категорияләре өчен полигоннарда әзерлек каралган.

 

Пилотсыз система гаскәрләре һәм Африка корпусы хәрбиләре ике ай буе өйрәнүләр уза. Бу берләшмәләргә сайлап алу катгыйрак: Африка корпусында дәгъвачыларның сәламәтлеге нык булуга һәм хәрби тәҗрибәсенә басым ясыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча СВО Контрактчылар