Татарстанда коронавирусны бу тәүлектә 35 кеше йоктырган
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 35 яңа очрагы теркәлгән, барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 17 кеше хастаханәгә салынган, 18 кеше өйдә дәвалана.
Чаллыда 13 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Казанда – тугыз очрак теркәлгән.
3 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 528 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 16 582 кеше терелде, шул исәптән 72 кеше узган тәүлектә савыккан.
Татарстанда вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли. Бүгенге көнгә 145 332 кешегә вакцина ясалды.
Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.
3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.
4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .
5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев