Татарстанда республика көне уңаеннан озын яллар булмый
30 августта Татарстанда Республика көне билгеләп үтелә.
Төбәк җитештерү календаре буенча, бу дата бәйрәм көне булып санала. Ләкин Татарстанда озын яллар булмаячак.
Быел 30 август якшәмбегә туры килә. Мондый ситуацияләрдә федераль бәйрәмнәр очрагында ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Әмма республика бәйрәмнәренә карата әлеге кагыйдә гамәлдә түгел, димәк, 31 август гадәти эш көне булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев