Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган

Диагностика башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 878 тапкыр куелган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган. Пациентларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«17 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (36 кеше), 50-60 (19 кеше) һәм 60-70 яшь (17 кеше) аралыгында ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (55 очрак) әйдәп бара. Чаллыда – 11, Түбән Кама районында тугыз очрак ачыкланган.

Диагностика башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 878 тапкыр куелган. 10 416 кеше (шуларның 76сы – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев