Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем нигезендә эшли торган ярдәмче булдырачаклар

Бу хакта медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов хәбәр итте.

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем технологияләре нигезендә эшли торган ярдәмче булдырырга җыеналар. Идеянең инициаторлары – Казан дәүләт медицина университеты һәм «Иннополис» университеты. 
Университет ректоры Айрат Фәррахов: «Үзебезнең зур медицина экспертизабызны һәм Иннополисның технологик чараларын берләштерәчәкбез. Ясалма фәһем сәламәтлек саклау системасын тагын да нәтиҗәлерәк итә ала», – диде  бу хакта.
Ярдәмчене башта Татарстанда кертәчәкләр, аннан соң технологияне башка төбәкләргә дә сатарга мөмкиннәр. Ул табибларга гына түгел, пациентларга да ярдәм итәчәк, дип өстәде Фәррахов.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау илкүләм проектлар