Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда тагын 2 беспилотникны бәреп төшерделәр

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертелде.

Татарстан территориясендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Бу хакта Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Россия Һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары самолет тибындагы 25 Украина пилотсыз очу аппаратын юк иткән: 22 БПЛА – Воронеж өлкәсе территориясендә, 2 БПЛА – Татарстан Республикасы территориясендә, Тамбов өлкәсендә бер дрон бәреп төшерелгән.

Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә, БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев