Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда тарифлар этаплап арта

Бу хакта ТР Рәисенең указы чыкты.

2026 елда Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар ике этапта артачак. 1 январьдән 1,7 процентка күтәреләчәк, ә 1 октябрьдән исә арту дифференциаль (аерым-аерым) булачак. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Республиканың күпчелек торак пунктларында тарифлар октябрьдә 13,4 процентка артачак. Шәһәрләрдә, шулай ук берничә шәһәр тибындагы поселокларда һәм авыл җирлекләрендә тарифлар 18,2 процентка күтәрелә. Бу Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Болгар, Тәтеш һәм Чистай шәһәрләренә кагыла. 
Шәһәр тибындагы Актүбә, Аксубай, Түбән Мактама, Апас, Балтач, Карабаш, Васильево, Кама Тамагы, Куйбышев Затоны, Кама Аланы, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Җәлил һәм Урыссу поселокларында яшүчеләр дә октябрь аеннан торак-коммуналь хезмәтләргә 18,2 процентка арттырып түлиячәкләр.

Тарифларның югары чиге буенча артуы шулай ук Осиново, Александровка, Габишево, Столбище, Шөгер, Афанасово, Красный Ключ, Макаровка, Иске Чәшмә, Шереметьевка, Шыңарчы, Яңа Чишмә, Кощак, Кулай, Ленино-Кокушкино, Пановка, Питрәч, Шигали, Шәмәрдән, Әҗмәкәй, Бәтке, Князево, Комсомолка, Круглое Поле, Кече Шилнә, Мусабай-Завод, Яңа Троицк, Сәмәкәй, Иске Дөреш, Шилнәбаш һәм Әбсәләм авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә дә кагыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Торак-коммуналь хезмәтләр Тарифлар арта