Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда ТОС җитәкчеләренә компенсация түләвен арттыралар

Шәһәр округы җирле иҗтимагый үзидарә рәисләренә 27 мең сумга кадәр түләячәкләр.

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренә компенсация түләве арттырылачак. Әлеге карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, шәһәр (авыл) җирлеге территориаль иҗтимагый үзидарә - юридик зат җитәкчесенә компенсация күләме 20 мең 500 сумга кадәр, шәһәр округы өчен 27 мең сумга җиткән (һәр очракта 7482,7 сум арткан). Юридик зат булмаган җитәкчеләргә түләү 16 мең һәм 21 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Ике очракта да компенсация күләме 5,7 мең сумнан күбрәк арттырылган.

Компенсация бирү тәртибеннән күренгәнчә, трансфертлар шәһәр округы һәм муниципаль район бюджетларына тапшырыла. Алардан шул территориядә урнашкан ТОС җитәкчеләренә түләнә. Икенче очракта, алучы алдында сумма территориаль иҗтимагый үзидарә урнашкан авыл җирлеге бюджетына тапшырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев