Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда укытучыларга яңа премияләр бирергә җыеналар

Бу акчага кайсы фән укытучылары өметләнә ала?

Татарстанда физика, химия һәм биология укытучылары өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр программасы проекты эшләнде. Хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ нигезендә, бүләкләү күләме квалификация һәм хезмәт стажына бәйле рәвештә 230 меңнән 345 мең сумга кадәр тәшкил итә. 
Иң күп акчаны югары категорияле һәм тәҗрибәле укытучылар ала алачак.
Биш елга кадәр стажы булган педагогларга – 288 мең сум, ә мәктәпләрдә дә эшләүче югары уку йортлары мөгаллимнәренә – 230 мең сум акча каралган.
Бу акчаны алу өчен түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк: чыгарылыш сыйныф укучыларының кимендә 10 проценты бердәм дәүләт имтиханында 80 һәм аннан да күбрәк балл җыярга, укучылар – олимпиада призерлары булырга, ә педагоглар үзләре белем бирү чараларында катнашырга тиеш.
Түләүләрне конкурс нигезендә башкарырга җыеналар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Пенсия акча милләт укытучылар